Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге башлыгы вакансиясен ачты

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Зәй һәм Балык Бистәсе районнары буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына(Әйдәп баручы төркем, "Җитәкчеләр" категориясе) кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: югары белем (бакалавриат), дәүләт хезмәте стажы кимендә бер ел яисә белгечлек буенча ике ел хезмәт стажы. 

Катнашу өчен гариза һәм документлар конкурс комиссиясе сәркатибе тарафыннан 31 гыйнварга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 каб., тел. 211-73-81, 211-66-94.

Конкурс комисиясенең утырышы якынча 10 февральдә булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта " Кадрлар сәясәте" бүлегендә танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International