11 гыйнвар-Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың бердәнбер «Түбән Кама» милли паркы турында сөйләргә булды.

Ул Тукай, Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Кама районнары чикләрендә урнашкан. Аның мәйданы 26455 га тәшкил итә.

Территориянең климаты уртача-континенталь, җылы җәйле һәм тотрыклы кар катламы барлыкка китерә торган уртача салкын кышлы. Җирле климатик факторларның берсе-рельеф төзелешенең үзенчәлекләрен һәм территориядә Түбән Кама сусаклагычының эре су бассейны булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Нигездә, паркның барлык елгалары да кар, җир асты һәм яңгыр суларыннан торган катнаш туклануга ия. Кама елгасында һәм кече елгаларда язгы ташулар була. ГЭС плотинасыннан түбәнрәк елганың иске юлында урнашкан күлләрдә, күп кенә уникаль тугай берләшмәләре сакланып калган.

Табигый-ландшафт комплекслары һәм парк флорасының төрлеге паркның киң күләмле чыршы һәм киң яфраклы урманнар, шулай ук болын далаларының өч табигать-климат зонасы чигендә урнашуына бәйле.

Алабуга һәм Танайдагы уникаль эталон тугай болыннары-елганың иске  юлында урнашкан күпсанлы күлләре һәм Бока күле тирәсендәге имәнлек булган  су керә торган болыннар.

Үсемлекләр берничә ассоциация белән бирелә: төрле үләнле- кыяклылар, кындырак-кызылбаш, төлкекойрык,  солыча кергән күренчә-кыяклылар.

Болыннарда 200 дән артык төр үсемлек утыртылган. Күп кенә төрләре Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән:ап-ак төнбоек, сары төнбоек, рус кырыкбуыны, үпкә гентианасы, песи үләне, эре бака яфрагы, йөзгәләк сальвиния (болынлы реликт), Фриз су кәбестәсе, әнеч яфраклы гирча, дарулы алтей, кылыч уты, кабырчыклы бака тәңкәсе һәм болын кәнәфере.

Тугай болыннарында печән чабу һәм һәвәскәр балык тотарга була. Урман ценозлары аерым урман массивлары белән бирелгән. Паркта иң киң таралганы -катлаулы, нарат җиләге-кымызлык, яшел мүк белән капланган, чәчбайлы һәм абагасыманнар булган наратлыклар, чыршылыклар, чыршылы-ак чыршылы һәм наратлы-киң яфраклы урманнар. Яфраклы агачлар юкә, каен, усак, кара тирәк урманнары һәм зур булмаган имәнлекләрдән тора.

Кама елгасының сул як ярында Белоус урманы урнашкан. Аның үзенчәлеге булып Кызыл Тау ак чыршылыклар аймагы санала. Бу Себер ак чыршысы ареалының иң көньяк ноктасы, анда чыршы һәм ак чыршы урман-дала белән янәшә урнашкан табигый үсентеләрдән тора.

Үлән катламы шулай ук караурман (Төньяк линней үләне, яшел чәчәкле каешъяфрак, кара җиләк, Линней өер абагасы
, гади кымызлык) һәм киң яфраклы урманнарда үсүче (Урал төймәчәчәге (эндемик), чәчле күрән, урман кисәге, урман кыска сабагы, ике яфраклы төн миләүшәсе, гади зибык уты) төрләргә бай.

Зур наратлык Кама елгасының уң як ярында урнашкан. Урман типологиясе буенча ул Татарстан Республикасының иң бай урман массивы булып кала бирә. Зур наратлыкның үсемлек капламында кара ылыслы һәм киң яфраклы токымлы нарат урманнары өстенлек итә.

Кече наратлык һәм Танай дачасы борынгы сәүдәгәрләр шәһәренә    - Алабугага якын урнашкан.

Танай дачасы-ул 1920-60 еллар чорында 300 гектарга якын мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрендә зур булмаган нарат массивларыннан барлыкка килгән  утыртылма урман.

Урман массивы чикләрендә, наратлыклардан тыш, яфраклы урман участоклары һәм ак тирәклек «утраулары» билгеләп үтелде. Танай урманының көньяк экспозициясенең яр буйларындагы склоннарның үлән капламы далалану элементларына ия.

Биредә дала һәм коры-дала шалфее, кызыл татлы тамыр, шуышма  яра үләне , җиләкле шешәнәк, кәс болынчыл, күгелҗем нечкә сабак, рус дөгәнәге, каурыйлы кылган һәм сармат киндерен (эндемик) очратырга мөмкин. Бу төрләрнең күбесе Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китапларына кертелгән. Якын-тирә территориянең киң мәйданнары кыяклы-төрле үләнле коры болыннар белән мәшгуль.

Кече наратлык паркның аеруча саклана торган зонасына кертелгән. Массив урта яшьтәге һәм үсеп килүче юкә һәм имән  һәм  аерым торучы чыршы  бүлемтекләре булган нарат урманнары белән бирелгән. Көньяк урман кырые торф сазлыгы һәм тугайлы болыннар белән чиктәш, анда таллыклар һәм зиреклекләр күпчелекне тәшкил итә.

Кече наратлыкта урман барлыкка китерүче токымнар булып, сөялле каен, гади корычагач, үткен яфраклы өрәңге, йөрәксыман яфраклы юкә һәм усак тора. Милли парк флорасы 650 дән артык югары көпшәле үсемлек төре белән тәкъдим ителгән, аларның нигезен урман-урман кырые экотопларында үсә торган урман төрләре, шулай ук коры һәм тугай болыннары үсемлекләре тәшкил итә.

Моннан тыш, парк территориясендә 100 төргә якын лишайник, 50дән артык мүк һәм 100 төр гөмбә-макромицет (бөдрә спарассис,  коралсыман керпе гөмбәсе Татарстанның һәм Россиянең Кызыл Китабына кертелгән) үсә. Паркта үсүче каурыйлы кылган, кызыл серкәбаш һәм калпаксыман неонитанте Россия Кызыл китабы исемлекләренә кертелгән, милли парк флорасында булган 86 үсемлек төре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Паркның фаунасы, тулаем алганда, Россиянең Европа өлешендәге урта полосаның көнчыгышы өчен гадәти. Имезүчеләр 46 төр белән бирелгән. Алар арасында урман яшәүчеләре һәм сулыклар һәм аларның яр буе өлешендә яшәүчеләр: поши, кыр кәҗәсе, кабан, селәүсән, бурсык, урман сусары, тиен, ләтчә, кондыз, су күсесе, кама һәм янутсыман эт.

 

Су төн ярканаты, зур колаклы көрән ярканат, урман тычканчыгы һәм борындык сирәк төрләр булып тора һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Милли паркта орнитофауна да шактый төрле - 200 дән артык төр бар. Күпчелек төрләр урман, ачык киңлекләр һәм су-сазлык биләмәләренә карый.

Даимиләргә  кара тилгән, бүдәнә карчыгасы, гади кыр үрдәге, соры челән, зур чуар тукран, тәләттәвеч, күл акчарлагы, күкшә һ.б. керә. Язгы вакытта тугай болыннарында очып узучы соры торна, каз һәм алсу фламинго билгеләп үтелде.

Кышын ачык киңлекләрдә төньяк ябалагын очратырга була. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 22 төр кош - байгыш, соры ябалак, озын койрыклы ябалак, ак ябалак, ак койрыклы диңгез бөркете, гади торымтай, яр песнәге, эрбер чыпчыгы һәм кара башлы шаркылдык акчарлак.

Моннан тыш, паркның фаунасы 10 төр җир – су хайваны (сирәк төрләре – сырлач сыртлы тритон һәм соры гөберле бака), 6 төр сөйрәлүче (сирәк төрләр-гади кара елан, бакыр елан һәм җиз елан), 28 төр балык (чуртан, сыла, берш, сазан, чөгә, корбан балыгы, шамбы,җәен, синец, эт балыгы, Каспий энә балыгы һ.б.) белән бирелә. Умырткасызлар - 1000 нән артык төр, аларның 53се Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Экотуризм яратучылар өчен 6 экскурсия һәм 2 туристик маршрут салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International