Кышларга кала: ни өчен су йөзүче кошлар очып китми?

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Ел саен республика территориясендә унар мең су йөзүче кош кышларга кала. Моңа ачык сулыкларның күп булуы да ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә, су  йөзүче кошларның кышлавы гадәти күренешкә әверелде.

Аларның күбесе шәһәргә җайлашты. Аларда күченү инстинкты кими. Моның төп сәбәбе-кошларны даими рәвештә күпләп ашату. Кышлау өчен аларга бары тик ачык су участоклары гына кирәк, шуңа күрә кошлар даими рәвештә шәһәрнең туңмый торган сулыкларына килә, аннары яңадан туклану урыннарына әйләнеп кайта.

Кышын үрдәкләр туңмый! Аларның тән температурасы 42-43 градус диапазонда саклана. Тотрыклы температура, калын май катламы һәм тыгыз каурыйлары аларга көчле салкынга чыдамлык бирә. Үрдәкләрнең аяклары тәндән салкынрак, бу җылылык бирүне бик нык киметә.

Ә энергияне саклау өчен кошлар, аякларын кысып, бозда озак утыра ала. Үрдәкләр бер аягына басып, икенчесен корсак астындагы каурыйлар арасына куеп җылыналар.

Кошның яралану яки җәрәхәтләнү билгеләре булган очракта гына үрдәк өчен борчылырга бул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International