Минзәлә районында урман яшәүчеләрен исәпкә алу башланды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Аучылык җир-сулары буенча чаңгыларда һәм кар йөрү машиналарында, планлаштырылган маршрутлар буенча аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар уза. Барганда карда калдырылган аучылык хайваннарының бөтен эзләрен исәпкә алалар.

Минзәлә районы территориясендә хайваннарны исәпкә алуда дүрт аучылык хуҗалыгы катнаша. Алар көнгә уртача биштән унбиш километрга кадәр уза һәм тояклы хайваннарны, кыйммәтле мехлы җәнлекләрне һәм кошларны исәпкә алып бара. Алар арасында поши, кыр кәҗәсе, ак куян, соры куян, көртлек һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, хайваннарны кышкы исәпкә алу – ел саен унҗиде төр аучылык ресурсына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге исәпкә алу мәгълүматларын лимитлар һәм квоталар билгеләгәндә  кулланалар. Исәпкә алу 10 мартта тәмамланачак, ә безнең республикада күпме кыргый хайван яшәве турында, исәпкә алу мәгълүматларын эшкәрткәннән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International