Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары белән узды. «Зөя Буйлары» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга кышкы чорда кошларга ничек булышырга, аларга нәрсә ашатырга кирәклеге, шулай ук кышларга нинди төр кошлар калуы турында сөйләделәр.
Чара ахырында балалар өлкәннәр белән бергә Буа урманчылыгы территориясендә җимлекләр элделәр.