Татарстанда җәнлекләрне исәпкә алу бар көченә бара. Быел кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу катлаулы шартларда уза - тотрыксыз температуралы һава торышы һәм карның күп булуы. Әмма катлаулы шартларга карамастан, хәзерге вакытта исәпкә алу маршрутларының 80% тан артыгы узган. Апас, Азнакай, Балтач, Лениногорск, Спас һәм Ютазы районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әлмәт районы ахырына якын, аларга бер маршрут узасы калды.
Лениногорск районы территориясендә хайваннарны исәпкә алу белән, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге һәм «Рысь» аучылык хуҗалыгы шөгыльләнде. Районара бүлек тарафыннан тикшеренү эшләре 11 маршрут буенча 27 мең гектар мәйданда үткәрелде. Аучылык хуҗалыгының территориясе-150 мең гектар һәм 18 маршрут.
Бу мөһим һәм кызыклы эштә аларга җәмәгать инспекторлары һәм һәвәскәр аучылар ярдәм итте.
"Кышкы маршрутны исәпкә алу чаңгы һәм кар чаналары ярдәмендә үткәрелде. Маршрутны узу өчен алдан салынган маршрутлы навигатор кулландык. Үзебездә шулай ук блокнот, каләм, карандаш, бинокль һәм принтердан чыгарылган маршрут бар иде. Бу коралларның барысы да күренгән хайваннарның яки кошларның күчүен билгеләү өчен кирәк. Маршрутларга берничә кешедән торган төркем белән чыктылар. Һәр маршрутның озынлыгы 15 километрга кадәр», - дип сөйли Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча районара бүлеге башлыгы Евгений Жиганов.
Бу авыр һәм җентекле эш. Республика урманнарында нинди генә эзләр очрамый- буталган куян эзләре, төлкеләрнең сак эзләре. Һәрберсен танырга, язарга һәм билгеләп үтәргә кирәк.
«Эшләрне кояшлы кыш көннәрендә башкарып, хайваннарның эзләрен өйрәндек. Җәнлекләр һәм кошлар үзләре күзгә эләкте», - ди ул.
Урманнарда поши эзләре күзәтелә. Хәзер аларның мөгез алыштыру процессы башланды. Артык зур мөгезле олы хайваннар үз мөгезләреннән беренче булып арыналар, ә соңгы булып мөгезләрен яшь хайваннар югалта.
Пошилардан тыш, Лениногорскта кыр кәҗәләре, кабаннар, төлкеләр, сусарлар һәм ак куяннар бар. Өч ел дәвамында кышкы маршрутны исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кыр кәҗәләренең, шулай ук ак һәм соры куяннарның саны арткан.
«Селәүсеннәрнең эзләре дә күзәтелә. Бу җәнлек шулай ук Әгерҗе, Әлмәт һәм Баулы районнары территориясендә яши. Бер урында аулагач, ул башка җиргә күчә. Кошлардан суерларны, кыр тавыкларын күрергә була. Көртлек бик сирәк очрый», - дип билгеләп үтә Евгений Жиганов.
Исегезгә төшерәбез, кышкы маршрутны исәпкә алу 10 мартта төгәлләнәчәк. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта — хайваннарны һәм кошларны саклау буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.