Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Теләче районының 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән узды. Балалар «Урман яшәүчеләре ярдәм сорый» дигән әкият күрсәттеләр. Анда алар урман яшәүчеләренә булышкан эколог балалар турында сөйләделәр.
Чара ахырында «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча саклана торган территорияләр һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында сөйләделәр.