Татарстанда кыйммәтле мехлы хайваннарның кайбер төрләренә һәм кабанга ау сезоны тәмамлана

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 28 февральдә республикада төлкегә, дала төлкесенә, су күсесенә, сусарга, янутлы эткә, кондызга һәм кабанга ау сезоны тәмамлануы турында хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, аучылык байлыкларын тоту турындагы мәгълүмат рөхсәт алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау, гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодекс белән, табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International