Марал-гүзәл хайваннар, алар, мөгаен, күбрәк Идел буе урманнары белән чагыштырганда, Тау Алтаен хәтерләтә. Табигатькә максималь якын булган шартларда яшиләр.
Аларны үрчетү белән 2013 елда, «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУнең аучылык хуҗалыгы территориясенә беренче тапкыр Алтай Республикасыннан 50 баш марал кертелгәч шөгыльләнә башладылар.
Бу эш затлы болан популяциясен торгызу программасы буенча оештырылган. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Беренче үстерелгән мараллар Мамадыш, Алексеевск, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында чыгарылган. Бер елдан соң алар ияләштеләр һәм беренче тапкыр балаладылар. Моннан тыш, алар Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында чыгарылды.
Бүгенге көндә аларны чыгарылган урыннарыннан 200 километр ераклыкта- Зәй, Чирмешән, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Саба районнарыннан очратырга мөмкин.
Болан популяциясен торгызу программасы сизелерлек нәтиҗәләр бирде. Хәзер Татарстанда 500дән артык марал яши.