ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген 2026 елгы ау сезонында гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләренә сөркә-байбак аулауга җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавын искә төшерә. Гаризалар бирү вакыты 14 майга кадәр дәвам итәчәк.
Жирәбәдә катнашу өчен https://lotterygkbr.tatar.ru/ сылтамасы аша гариза бирергә кирәк.
Гаризада түбәндәге белешмәләрне күрсәтергә кирәк:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы (торган урын һәм чынбарлыкта яшәү урыны) һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (сериясе, номеры һәм бирү датасы);
2) аучылык ресурсының төре;
3) аучы аның территориясендә сөркә аулауга рөхсәт алуга дәгъва итә торган, чикләрендә гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре урнашкан бер муниципаль берәмлекнең исеме;
4) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Гариза биргәндә хаталар килеп чыккан очракта (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Жирәбәдә катнаштырудан баш тарту нигезләре:
1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән вакытлардан тыш гариза бирү;
2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;
3. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;
4. аучылык ресурсының бер төренә бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза;
5. аучының бердән артык гариза бирүе.
Жирәбә түбәндәге районнарның гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләре буенча үткәреләчәк:
Азнакай районы – 20 баш,
Баулы районы – 60 баш,
Лениногорск районы – 160 баш,
Ютазы районы – 40 баш.