Аучыларның эш көннәре:Татарстанда 2022 елда аулау вакыты игълан ителде

2022 елның 5 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2022 елның язгы ау чорына аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен гаризалар 23 марттан  кабул ителә башлый. Гаризаларны кабул итү ысуллары соңрак ведомство сайтында урнаштырылачак.

Ана үрдәкләрдән файдаланып, ата үрдәкләрне аулау чоры 2 апрельдән 6 майга кадәр башлана. 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр-су йөзүче киек кошларга. 23 апрельдән 2 майга кадәр – урман киекләренә.

Аулау вакыты белән тулырак «Аучылар  календаре» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International