Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Азнакай шәһәренең «Родничок» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән узды. «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре кыргый хайваннарның гадәтләре, аларның яшәү тирәлеге һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чара барышында балалар кыргый хайваннарның рәсемен ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Чара мультфильм карау белән тәмамланды.