Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 23 марттан башлап язгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт
алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, аулау районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә теләсә кайсы КФҮ филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. КФҮкә кергәндә медицина битлекләрен кию мәҗбүри.
Игътибар: гаризаларны кабул итү, каурыйлы киекнең төренә һәм аларны аулау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.
Рөхсәтне бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (кирәк булган очракта).
Вәкил (ышанычлы зат) тарафыннан рөхсәтне алу, түбәндәге документлар нигезендә тормышка ашырыла:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (серия, номер, кем белән һәм кайчан бирелгән, теркәлгән урыны), кылырга рөхсәт ителгән гамәлләрне күрсәтеп);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклаучы документ (паспорт оригиналы);
- гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ (паспорт күчермәсе);
- гариза бирүченең аучылык билеты яки аның күчермәсе;
- гариза бирүчегә яки гариза бирүче исеменнән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- гариза бирүче яки гариза бирүче исеменнән (кирәк булган очракта), хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция.
Игътибар: КФҮ филиалында гариза биргәндә түләүне банк картасы ярдәмендә башкарырга киңәш ителә.
Аулау вакыты:
2 апрель-6 май- ата үрдәккә (ана үрдәкләрне кулланып) .
16 апрель-25 апрель – су йөзүче киек кошларга.
23 апрель-2 май-урман киек кошларына.