Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр итә

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:бүген язгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. КФҮкә медицина битлекләрен киеп керү мәҗбүри.

Игътибар: гаризаларны кабул итү, каурыйлы киекнең төренә һәм аларны аулау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (кирәк булган очракта).

Рөхсәт вәкил (ышанычлы зат) тарафыннан түбәндәге документлар булганда алынырга мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (серия, номер, кем һәм кайчан бирелгән, теркәлгән), кылырга рөхсәт биргән гамәлләрне күрсәтү);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклаучы документ (паспорт оригиналы);

- гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ (паспорт күчермәсе);

- гариза бирүченең аучылык билеты яки аның күчермәсе;

- гариза бирүченең яки гариза бирүче исеменнән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- гариза бирүче яки гариза бирүче исеменнән (кирәк булган очракта), хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция.

Игътибар: КФҮ филиалында гариза биргәндә түләүне банк картасы ярдәмендә башкарырга киңәш ителә.

 

Аулау вакыты:

 

2 апрель-6 май- ана үрдәкләрдән файдаланып ата үрдәкләргә;

16 апрель-25 апрель – су йөзүче киек кошларга;

23 апрель-2 май- урман киек кошларына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International