Әлмәт районында үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәттә «Җир энҗесе»дигән экологик семинар узды. Чарада А. И.Щеповский исемендәге «Дала» дәүләт комплекслы табигать тыюлыгы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов, педагоглар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Тәрбиячеләр һәм педагоглар Татарстан Республикасының Кызыл китабы, шулай ук сакларга кирәкле һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван һәм үсемлек төрләре турында сөйләделәр.

Чара ахырында Фәрит Динмөхәммәтов тәрбиячеләргә һәм педагогларга балаларга экологик тәрбия бирү процессы даими һәм дәвамчан булырга тиешлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International