«Дала» тыюлыгы җитәкчесе яшь буыннга экологик белем бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Әлмәт шәһәрендә  “Нефтьчеләр һәм төбәкчеләр тарихи- мәдәни мирасны барлау, торгызу юлында“ дип исемләнгән фәнни – гамәли конференция узды.

Чараны “Татнефть” хәйрия фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә ярдәме белән Әлмәтнең “Туган як” клубы оештырды.

Конференциядә “Туган як” клубы вәкилләре, тарихчы, этнолог Дамир Исхаков, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өр яңа һәм яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, «Әлмәт энциклопедиясе» иҗади төркемнең Казан үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова һәм  А.И. Шеповский исемендәше “Дала” дәүләт табигый комплекс тыюлыгы башлыгы Фәрит Динмөхәмәтов катнашты.

Чара барышында тамашачылар "Туган Як" клубы эшчәнлеге, Ризаэддин Фәхреддин музееның төзелү тарихы, Әлмәт өлкәсенең Шарлама авылы һәм Әлмәт мәчетләре турында күбрәк белә алдылар.

Конференция ахырында Фәрит Динмөхәмәтов яшь буыннга экологик белем бирү һәм төбәктә экотуризм турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International