ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 2 апрельдән ярдәмче үрдәкләрне кулланып, ата үрдәкләрне аулау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
\Аулау бары тик яшеренеп һәм биш миллиметрдан да зур булмаган ядрә белән җиһазландырылган шома көпшәле ату коралы кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Язгы ау вакытында теләсә нинди йөзү чарасын хәрәкәттә булмаган яшерү урыннарын ясау, шулай ук мотор кулланмыйча табышны барып алу һәм күчерү өчен генә файдаланырга мөмкин.