Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервын булдыру буенча конкурс дәвам итә

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертүгә конкурс дәвам итә:

Зәй районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы;
вазифаларның әйдәп баручы төркеме (хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге );
вазифаларның өлкән төркеме (биотөрлелек бүлеге).

Катнашу өчен гариза һәм документлар конкурс комиссиясе сәркатибе тарафыннан 5 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб., тел. 211-73-81, 211-66-94.

Конкурс комиссиясенең утырышы якынча 14 апрельдә узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта “Кадрлар сәясәте” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International