Ятьмәдән файдаланып балык тоткан өчен татарстанлыга җинаять җаваплылыгы яный

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген чикләү буенча актив эш алып бара.

Шулай итеп, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгының линия идарәсе хезмәткәрләренең «Идел киңлекләре» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендәге уртак рейды барышында, Идел елгасы акваториясендә тыелган балык тоту коралларын кулланып законсыз балык тотучы гражданинны тоттылар.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе буенча (Су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту) җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International