«Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә, Зөя елгасында законсыз эшләр уздыру факты ачыкланды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зөя елгасы территориясен урынга чыгып тикшерделәр.

Әйтик, “Зөя” дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә үткәрелгән рейд барышында Зөя елгасында эшләр башкарылу факты ачыкланды. Алар JSB чылбырлы экскаватор ярдәмендә үткәрелгән.

Урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге хезмәткәрләре чакырылды.

Ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан экскаватор йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.3 маддәсенең 1 өлеше “Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралган документлары булмаган транспорт чарасын йөртү” буенча административ беркетмә төзелгән. Әлеге эшләрне оештыручы РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.33 маддәсе “Хайваннар дөньясы объектларының һәм су биоларының яшәү тирәлеген яки күченү юлларын саклау кагыйдәләрен бозу” буенча җавапка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International