Теләче районында “Сирәк кошларны каршылап” дигән район сыерчык оялары конкурсына йомгак ясадылар. Чара "Татмедиа" АҖ филиалы “Телячеинформ" мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Теләче районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт контроле буенча районара бүлек җитәкчесе Эмиль Гаязов һәм “Теләче информ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.
Конкурста Рушан Гарифуллин, Нариман Ибраһимов, Данияр Фәсхетдинов һәм Эльвир Сафин җиңде.
Ә "Милли сыерчык оясы" номинациясендә иң яхшылар дип Үзәк балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Алиса һәм Алмаз Нәгыймовлар танылды. Ә махсус бүләкне Раяз Хәбибуллинга тапшырдылар.