ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре соры ябалакны коткарды.
Хәбәр Казанның сәүдә-күңел ачу комплексларының берсендә эшләүче битараф булмаган хезмәткәрләреннән кергән. Алар ябалакка бер көтү карга һөҗүм итә дип хәбәр иткәннәр.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кошны карады. Караган вакытта ул үзен яхшы хис итте, аның сәламәтлегенә берни дә янамады. Кызыл китапка кертелгән кошны Лаеш районы территориясендәге урманга җибәрделәр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Төрле типтагы урманнарда яши. Шәһәр парклары һәм зиратлары территориясендә очрый. Даими рәвештә кеше янында яши. Соңгы ун елда Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында күзәтелгән. Республиканың эре шәһәрләренә даими очып килә.