Республиканың кәсепчеләре һәм галимнәре балык хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре турында фикер алышты

2022 елның 8 апреле, җомга

«Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең Татарстан филиалында республика балык хуҗалыгы комплексы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Забурдаев, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Герасимова, шулай ук балык тоту предприятиеләре галимнәре һәм вәкилләре катнашты.

Алексей Забурдаев сәнәгать балыкчылыгын оештырганда ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм эчке базарны сыйфатлы балык продукциясе белән баету перспективалары турында сөйләде.

Киңәшмә барышында кануннарга һәм балыкчылык өлкәсендәге норматив-хокукый нигезгә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр каралды. 

Киңәшмә азагында Идел-Кама бассейнының су биологик ресурсларын саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен, балык саклау һәм балык сәнәгате хезмәткәрләре, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсенең рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International