2022 елның 1 кварталында тыюлыклар администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан 381 экологик белем бирү чарасы уздырылган

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бу хакта төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләренең 1 кварталдагы киңәшмәсендә хәбәр ителде. Аны Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов үткәрде.

Киңәшмә барышында тыюлыкларның эшенә йомгаклар ясалды, экологик белем бирү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр билгеләп үтелде, шулай ук рейд чараларын уздыруны оештыру, махсус сакланылучы табигать территорияләре кадастрын һәм махсус сакланылучы табигать территорияләрен күзәтү өлкәсендәге законнарга кертелгән үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Лениногорск, Бөгелмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнары территориясендә үсеп килүче яшь буын арасында экологик белем бирү тәҗрибәсе турында А.И.Щеповский исемендәге “Дала” дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов сөйләде.

 “Бүгенге көндә экологик белем бирү бөтен кеше өчен иң мөһим һәм актуаль бурычларның берсе булып тора. Без төрле формаларда лекцияләр, викториналар, квестлар, конкурслар, презентацияләр һәм видеодәресләр үткәрәбез. 1 кварталда 75 чара оештырылды. Тыюлык хезмәткәрләре “Җирдәге энҗе бөртеге” экология семинарында һәм “Тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм саклау эшендә нефтьчеләрнең һәм туган якны өйрәнүчеләрнең керткән өлеше” фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина тыюлыклар дирекциясенең экологик белем бирү эшчәнлегенә йомгак ясады.

“Экологик белем бирү эшенең йомгаклары буенча “Дала”, “Балтач” һәм “Спас” тыюлыклары иң яхшылар дип танылды. 1 кварталда республикада 381 чара уздырылды”, - диде ул.

Киңәшмәдә катнашучыларга махсус сакланылучы 18 табигать территориясендә язгы ауны тыю турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков искәртте.

“Ауга аучылык җирләрендә аучылык кораллары һәм (яисә) ау продукциясе, аучылык токымы этләре, ау кошлары булган физик затларның керүе тигезләнә. Махсус сакланылучы табигать территорияләрендә югарыда санап үтелгән кораллар, продукция һәм этләр булган теләсә нинди урнашу әлеге территорияләр режимын бозу буларак саналачак”, - дип билгеләп үтте ул.

Чара тыюлыклар администрацияләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International