Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурс игълан итә

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:

Зәй районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы;

вазифаларның өлкән төркеме (биотөрлелек бүлеге).

Катнашу өчен  гаризаны һәм документларны конкурс комиссиясе сәркатибе 4 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб., тел. 211-73-81, 211-66-94.

Конкурс комиссиясенең утырышы якынча 17 майда узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта "Кадрлар сәясәте" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International