Түбән Камада мәктәп укучылары арасында кошлар көне узды. Чара Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге белән берлектә балалар экология-биология үзәге тарафыннан оештырылды.
Чара барышында балалар конкурсларда, викториналарда катнаштылар һәм кошларны тавыш буенча танырга өйрәнделәр.
Тере табигатьне яраткан һәрбер укучы каурыйлыларга ярдәм күрсәтүдә үз өлешен кертергә тырышты. Балалар үрдәк һәм сыерчык оялары ясады.
«Мондый чаралар ярдәмендә без канатлыларга булышабыз: җимлекләр, сыерчык оялары һәм үрдәк оялары ясыйбыз. Мондый чаралар үсеп килүче буынга табигатьне яратырга һәм кошларга сакчыл карарга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Эдуард Иванов.
Кош ояларын Гаилә паркы территориясендә һәм шәһәр скверларында урнаштырдылар. Ә үрдәк ояларын Каракүл буенда һәм Кораб агачлыгының урман-парк зонасында урнаштырачаклар.