Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре якын-тирә территорияне тәртипкә китерделәр

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хезмәткәрләре, тырмалар һәм көрәкләр алып, территорияне җыештырырга чыктылар.

Чарада яшьләр генә түгел, тәҗрибәлерәк коллегалар да катнашты. Барысы да бердәм һәм тату эшләделәр. Бу бары тик хезмәткәрләр генә түгел, ә бер-берсенә ярдәм итәргә һәм ярдәмгә килергә әзер чын бердәм коллектив икәнлеге сизелде.

«Урамда җылы иде. Табигать үзе активрак эшләргә этәрә. Саф һавада актив эшләү иммунитет өчен бик зур файда китерә», - дип бердәм рәвештә әйтәләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре.

Кызлар билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохитне һәм экологияне саклауга үз өлешен кертү күңелле булды. «Татарстанның табигате бик матур. Шәһәр халкы аңа соклансын» - диде алар.

Шәхси мисал белән Табигатькә һәм туган шәһәребезнең  чисталыгына җаваплы һәм сак караш күрсәтеп, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре гомуми көчләр белән ведомство тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International