ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазыйфага кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:
Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы.
Катнашу өчен гариза һәм документлар конкурс комиссиясе сәркатибе тарафыннан 4 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб., тел. 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясе утырышы якынча 17 майда узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә танышырга мөмкин.