Язгы мөгез алыштыру: Татарстан мараллары язга әзерләнә

2022 елның 15 апреле, җомга

Яз тәмам үз хокукларына керә. Кешеләр генә түгел, хайваннар да җылылыкка шат.

Мәсәлән, Яшел Үзән районындагы фермада яшәүче мараллар мөгезләрен алыштыра башлаган.

«Башта аларның бер мөгезе төшеп кала, аннары бераздан - икенчесе. Аларга мондый катлаулы чорда булышырга кирәк. Хәзер алар зур игътибардан бераз оялырга мөмкин. Хайваннар өчен процесс үзе - авыртусыз. Шунда ук диярлек йомшак һәм бәрхет шикелле яңа мөгезләр үсә башлый», - дип сөйли Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге директоры Валерий Ушатов.

Әлегә мөгез урынында яралары бар. Инфекция килеп чыкмасын өчен, ферма хезмәткәрләре аларның торышын күзәтә.

Аналык көтүенә килгәндә, алар иң мөһим вакыйгага әзерләнә – болан балаларының тууына.  Без аларны туганнан соң бер айдан гына күрә алачакбыз.

Мараллардан тыш, сөркәләр дә җәйгә әзерләнә башлады. Кышкы йокыдан уянып оядан чыккач, алар әйләнә-тирә мохитне  кызыксынып карыйлар, ояларына килә торган  юлларны һәм мәйданчыкларны төзекләндерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International