Татарстанда су йөзүче киекләргә ау сезоны ачыла

2022 елның 15 апреле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 16 апрельдән су йөзүче кошларга ау сезоны ачыла. Ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Аулау бары тик яшеренеп һәм биш миллиметрдан ким булган ядрә белән җиһазландырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Язгы ау вакытында теләсә нинди йөзү чарасын хәрәкәттә булмаган яшеренү урыннары ясау, шулай ук мотор кулланмыйча табышны барып алу һәм күчерү өчен генә файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International