Татарстанда «Парклар маршы-2022» халыкара акциясенә старт бирелде

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2022» халыкара акциясенә старт бирелә. Быел чара “Табигать экосистемаларына - саклау һәм торгызу” шигаре астында уза.

Акция кысаларында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты һәм «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлары конкурсларын оештыра.

Рәсем конкурсында 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: 1-4 сыйныф, 5-7 сыйныф һәм 9-11 сыйныф.

Эш оригиналь булырга, атамасы һәм имзасы булырга, конкурсның күрсәтелгән тематикасына туры килергә, битнең зурлыгы - 30х40 см (А3 форматы), шул исәпкә рамка да керә.

Конкурс кысаларында конкурста катнашучыларга махсус сакланучы табигать территорияләрен, парк һәм аллеялар территорияләрен, су объектларының яр сызыкларын, шулай ук башка табигый территорияләрне, үсемлекләр һәм агачлар утырту, ясалма оялар ясау һәм урнаштыру, МСТТны төзекләндерү һәм республикабызның табигый территориясен тагын да яхшырту турында язма һәм фото отчетлар бирергә кирәк. Конкурста шәхси территорияне төзекләндерү отчетлары (йорт эчендәге территория, дача участогы, мәгариф учреждениеләре һәм башка оешмалар участоклары һ.б.) катнашмый. Бәяләүнең төп критерийлары - масштаблылык һәм үткәрелгән чаралар нәтиҗәсе.

Эшләр 18 апрельдән 18 майга кадәр республиканың муниципаль районнарында кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча белергә була.

Конкурс турында нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International