Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык ятьмәләрен сулыклардан алу эшен дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә юнәлтелгән генә түгел, республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
Шулай итеп, агымдагы елның 1 кварталында 1682 рейд чарасы үткәрелгән. Республика сулыкларыннан 1315 балык тоту җайланмасы алынган. Су биологик ресурсларына зарарны булдырмый калу суммасы 25 млн. сум дип бәяләнә.
Хокук бозучыларга карата 83 административ хокук бозу беркетмәсе төзелгән. Тикшерү органнарына җинаять эше кузгату өчен 10 материал тапшырылган.
Бу юнәлештә план буенча эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими нигездә уздырыла.