25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү-2022» комплекслы оператив-профилактик операция башлана. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре буенча, агымдагы елда Татарстан өчен тыю сроклары 5 июньгә кадәр билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгын тулысынча тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы да яный ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк:һәвәскәр балыкчылык өчен бер гражданинның балык тоту коралларында кармакларның гомуми саны 2 дән артмаган калкавычлы яки төп асты кармагы куллану рөхсәт ителә.