ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген чикләү буенча актив эш алып бара.
Бүген "Идел киңлекләре" заказнигы территориясендә " Уылдык чәчү" операциясе кысаларында Идел елгасы акваториясендә Васильево проспектыннан 1 км ераклыкта "Казанка" моторлы көймәдән файдаланып, законсыз су биологик ресурсларын тоткан гражданин кулга алынды.
Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе буенча (Су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)) җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.