Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Саннар дәресе» үткәрде.
"Саннар дәресе" - укучыларга әйдәп баручы технологик компанияләрдән белем алырга һәм цифрлы икътисад күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирә торган бөтенроссия белем бирү проекты.
Дәрес кысаларында ул балаларга бүген кулланыла торган ясалма интеллектның нәрсә икәнен, шулай ук әлеге технологияләр ярдәмендә нинди мөһим бурычлар хәл ителүе һәм алар халыкның тормышын яхшы якка ничек үзгәртүләре турында сөйләде.
“Белемгә омтылыгыз, белемнең яңа өлкәләрен өйрәнегез, кызыксынучан булыгыз”, - диде ул.
Чара ахырында балалар тренажерлар ярдәмендә практик мәсьәләне чишеп, пилотсыз машинаның моделен төзеделәр.