Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» дигән табигатьне саклау акциясендә катнашты

2022 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» дигән табигатьне саклау акциясендә катнашты.

Алар Матюшино участок урманчылыгының урман фонды территориясен җыештырдылар.

«Эш фронты бездә шактый зур иде. Ә бу акция-территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, ә табигатьне сакларга  кирәклеге турында искә төшерү  ысулы да», - диде ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча район (районара) бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов.

«Татарстанның чиста урманнары» дигән республика табигатьне саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты-республика урманнарында уңай санитар-экологик хәл булдыру.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International