Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Шулай итеп, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бүлеге полициясе хезмәткәрләре белән берлектә Минзәлә районындагы Түбән Кама сусаклагычында су биологик ресурсларын законсыз тоткан гражданны тоткарладылар.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе (Су биологик ресурсларын законсыз тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.