Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 28 майдан республикада тәләттәвечне очыш вакытында исәпкә алу башлана дип хәбәр итә. Ул 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Тәләттәвечне очыш вакытында исәпкә алуда катнашучы аучылык өлкәсендә эшләүчеләргә, исәпкә алу методикасын катгый үтәү һәм исәпкә алу карточкасын тутыру таләп ителә.
Исәпкә алу өчен үзең белән сәгать, карандаш яки ручка, язу кенәгәсе булырга тиеш, аңа очыш башланганчы ук урманның катнашмасын һәм яшен язарга, сайлап алынган исәпкә алу урынын тасвирларга, яисә исәпкә алу карточкасында карандаш белән тиешле тамгалар куярга кирәк.
Күзәтүне кояш баеганчы ярты сәгать алдан башларга кирәк. Россиянең Европа өлешендәге күпчелек өлкәләрдә исәпкә алу 20 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр бара, шуннан соң , хәтта әгәр дә тәләттәвечләр очса да, исәпкә алу туктатыла. Исәпкә алу башланганчыга кадәр, яки инде тәмамланганнан соң, мәсәлән, 20 сәгатькә кадәр яки 22 сәгатьтән соң, очкан тәләттәвечләр турында искәрмәдә аерым хәбәр итәргә кирәк.
Әгәр бер торак пункттан икедән артык санаучы булса, аларның һәркайсына икенчесеннән 2 чакрымнан да ким булмаган ара калырлык итеп урын сайларга кирәк.
Исәпкә алуны үткәрүгә карата таләпләр исемлеге белән тулырак боерыкта танышырга мөмкин. Исәпкә алу нәтиҗәләрен 30 июньгә кадәр тапшырырга кирәк булачак.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан узган елда үткәрелгән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, тәләттәвечнең саны тотрыклы кала һәм 3380 кош тәшкил итә. Аларны ешрак Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Әлмәт районнарында очратырга мөмкин.