2022 елгы урман исәбен алу: Татарстанда дала сөркәләрен санадылар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада дала сөркәләренең санын исәпкә алу тәмамлана.

Сөркәләр ачык урыннарда яшәүне кулайрак күрәләр, күз күремен каплый һәм куркынычны вакытында сизеп алырга комачаулый торган биек үлән һәм куе куаклыклардан читтәрәк булырга тырышалар.

Гаиләләрнең хәзерге хәле канәгатьләнерлек. Аларның төп яшәү тирәлеге – республиканың көньяк-көнчыгышы. Сөркәләрнең иң зур колонияләре Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Үтинкә сөркә (байбак) колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International