Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан экологик белем бирү буенча эш алып барыла, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләренә экскурсияләр оештырыла.
Шундый чараларның берсе Чистай районының 1 нче лицее укучылары өчен узды. «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының биологик төрлелеген күрсәттеләр.
Экскурсия барышында балалар тыюлык территориясендә яшәүче кошларның һәм хайваннарның Кызыл китапка кергән төрләре эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар.
«Без экскурсиягә тыюлык җитәкчелеге чакыруы буенча килдек. Бүген табигатьнең бөтен матурлыгын күрә алдык», – диләр лицей укучылары.
Чара тыюлык эше турында кызыксындырган сораулар буенча фикер алышу белән тәмамланды.