Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 14 июльдән КФҮ филиалларының барысы да җәйге-көзге һәм көзге-кышкы ау чорына һәркемгә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне аулауга (ау этләре һәм ау кошлары белән, шулай ук алардан башка) рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
ИГЪТИБАР:гаризаларны кабул итү, каурыйлы киекнең төренә, аларга ау вакытына һәм алымнарына карамастан, бер үк вакытта башланачак.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).
Вәкил (ышанычлы зат) тарафыннан рөхсәт алу түбәндәге документлар булганда мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (серия, номер, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү;
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);
- гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ (паспорт күчермәсе);
- гариза бирүченең аучылык билеты яки аның күчермәсе;
- рөхсәт биргән өчен гариза бирүченең яки гариза бирүче исеменнән дәүләт пошлинасын түләү турында квитанциясе (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен гариза бирүченең яки гариза бирүче исеменнән җыем түләү турында квитанциясе (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).
ИГЪТИБАР: КФҮ операторыннан гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Ау вакыты:
А. Ау эте белән:
2022 елның 25 июленнән 5 декабренә кадәр – сазлык-болын киек кошларына.
2022 елның 5 августыннан 2023 елның 5 гыйнварына кадәр нарат урманында (суер, көртлек, боҗыр, тәлләтәвеч), дала һәм кыр киекләренә (соры көртлек, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрчене).
2022 елның 27 августыннан 5 декабренә кадәр – суда йөзүче киек кошларга (казлар, үрдәкләр, кашкалаклар).
Б. Ау этләреннән башка:
2022 елның 3 сентябреннән 5 декабренә кадәр – суда йөзүче, сазлык-болынлык, дала һәм кыр киек кошларына.
2022 елның 3 сентябреннән 2023 елның 5 гыйнварына кадәр – нарат урманы киекләренә.