Урманда һәм юлларда аюлар: бу чалыш аяклылар белән очрашканда нишләргә?

2022 елның 22 июле, җомга

Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайды. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аюлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләде.

1) Кыргый хайваннар белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны Сезнең тарафтан агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китеп барырга кирәк.

2) Һичкайчан йөгерергә һәм хайванга арка белән борылырга ярамый. Хайван якынлашкан очракта, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз.

3) шулай ук хәтта вакытлыча торак - палаткалар, ау өйләре янында, пикник урынында да ризык калдыкларын калдырмагыз. Лагерьларны ачык урыннарда, тирә-якны күзәтерлек итеп урнаштырыгыз.

4) Беркайчан да, нинди генә шартларда да, никадәр сөйкемле тоелсалар да, аю балаларына якын бармагыз. Аларны ашатырга яисә үз яныгызга чакырырга омтылмагыз. Һәрвакыт янәшәләрендә аларның әнкәсе була.

Моннан тыш, белгечләр аюларның гадәттән тыш бал яратулары аркасында умарта ояларына йөрергә яратуларын искәртә.

Умарталыкларны басып чыкмасыннар өчен түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин:

  • Этләр һәм сакчылар. Махсус ялланган сакчылар һәм өйрәтелгән этләр ерткычлардан саклануның иң яхшы варианты, чөнки территория һәрвакыт контрольдә булачак. Сакларга өйрәтелгән этләр кыргый хайванны бик җиңел сизеп ала һәм хуҗаларын өреп кисәтә. Каравылчы яллау исә зур умарталык булганда киңәш ителә.
  • Нык коймалар тоту. Хайван умарталык территориясенә үтеп кермәсен өчен, аны ул аудара яисә вата алмаслык биек һәм нык койма белән әйләндереп алырга кирәк. Иң кулай вариант – табаклы тимердән коймалар тоту – металл койма нык һәм хайванның авырлыгына чыдам булачак. Койманың биеклеге 2 метрдан биегрәк булырга тиеш, иң яхшысы 2,5 – 3 м.
  • Электрлы чыбыклар белән киртәләп алу да кыргый хайваннарны куркыту өчен ышанычлы чара. Койма ясалган чыбыкка кагылганда, яңгыравыклы сызгыру яки бушка ату тавышы чыга. Хайван электр чыбыгына кагылса, ток бәрүне сизәчәк. Күпчелек очракта бу җитә дә, чөнки аның кабат токка килеп керәсе килмәячәк. Токлы киртәләр кешеләр өчен җәрәхәт алу чыганагы булмасын өчен, аңа куркыныч турында кисәтә торган билгеләр эләләр.
  • Сигнализация. Хайваннар каты тавышларны яратмый, кискен тавыштан алар куркалар һәм качалар. Сигнализация куеп, шулай ук аларга каршы торырга була.

 

Белешмә:

Кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре буенча, көрән аюлар Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Саба һәм Мамадыш районнары урманнарында очрый. Аның саны тотрыклы һәм күп булмаган дәрәҗәдә кала. Узган ел белән чагыштырганда ул 23 тән 26 га кадәр арткан.

Исегезгә төшерәбез, көрән аю, төрен саклау максатыннан, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде. Аңа ау тыела. Әлеге таләпне бозу җинаять җаваплылыгына тартачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International