Татарстанда Кызыл китапка кертелгән шәмәхә бызылдавыкның яңа яшәү урыны табылды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Уникаль табылдыкны Азнакай районының Мәнәвез авылыннан ерак түгел «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Илнур Сәрвәров таба. Моңа кадәр район территориясендә яшәмәгән шәмәхә бызылдавык була ул.

«Мин аны районның урман массивларын тикшерү вакытында нарат урманы янында таптым. Ул нәкъ менә юл аша чыгып бара иде», – диде ул.

Аның тәненең озынлыгы 20-34 мм. Өске казналыклары озын, эчке як кырдан тар, югарыга кадәр тигез бөгелгән. Канат өслекләре бераз кабарынкы, вак кына бөртекле. Кара өслеге зәңгәр яки шәмәхә ялтыравыклы, читләре һәрвакыт ачыграк төстә – зәңгәр, шәмәхә, бакыр-кызыл, яшел.

Зур елгалар тугайларында яфраклы урманнарда яши. Тәүлекнең төнге һәм эңгер-меңгер вакытында актив. Җәй башында үрчи. Шәмәхә бызылдавык Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International