Бүген Биектау районында "Hyundai" җиңел автомобиле йөртүчесе Казан – Малмыж автоюлында кабанны бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән. Автомобиль бераз зыян күргән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.