5 нче Халыкара балык сәнәгате форумы Россиянең Төньяк башкаласында Россиянең 40 төбәгеннән һәм дөньяның 25 иленнән 400 дән артык компанияне бергә җыйды. Татарстан делегациясен ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков җитәкли.
Республика стендында төбәгебезнең аквакультура предприятиеләренең һәм балыкчыларның җирле экологик чиста продукциясе белән танышырга мөмкин. «Лаеш балык заводы» ЯАҖ, «Подгорнов» ШЭ, «Мамадыш балык заводы» салкын һәм кайнар ысланган балык тәкъдим итәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр дегустация вакытында кыздырылган судак филесын, чуртан котлетларын һәм балык консерваларының киң ассортиментын татып карый алачаклар.
Әйтергә кирәк, диңгез продукциясе җирлегендә җирле елга балыкларына да ихтыяҗ зур.