ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Югары Ослан районында браконьерлык фактын ачыклады

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.

Әйтик, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм җитештерү инспекторларының уртак рейды барышында Югары Ослан аучылык хуҗалыгы территориясендә җиңел автомобиль туктатылды, хуҗасы – Питрәч авылы кешесе.

Тикшерү барышында автомобильнең арткы утыргычында ау мылтыгы, ә багажнигында 9 законсыз аулап алынган куян табылды.

Хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә. Ау мылтыгы тартып алынды, машина штрафстоянкага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International