Татарстанда киек кошларның кайбер төрләренә ау сезоны тәмамлана

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген республикада суда йөзә торган, сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларын ау этләреннән башка, суда йөзә торган һәм сазлык-болын киек кошларын ау этләре белән аулау сезоны тәмамлана.

Аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.

Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне вакытында тапшырмау гражданны 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, аулап алынган аучылык ресурслары турында белешмәләрне вакытында тапшырмаган өчен Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International