Әлмәт районында кошлар һәм хайваннар өчен дистәләгән «ашханә» урнаштырылган

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Әлмәт районында кыргый тояклы хайваннар һәм кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясау буенча «Кошларны ашат!» бәйгеләренә йомгак ясалды.

Бәйгедә катнашкан 1 – 9 сыйныф укучылары ясаган җимлекләрне сайлап алдылар. Аларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Айдар Мортазин һәм «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ Акташ участок урманчылыгының участок урманчысы Ирек Гыйбадуллин бәяләде.

«Әлеге бәйге бик яхшы кышкы традиция булып килә. Балалар ясаган җимлекләр бик төрле һәм кызыклы килеп чыккан. Ата-аналарның да аларны ясаганда читтә калмавы күренеп тора. Һәр бүләк җимлекләрнең барлык үзенчәлекләрен чагылдырды», – диде Айдар Мортазин.

Иң яхшы җимлекләрне һәм песнәк ояларын Иске Михайлово урта гомуми белем бирү мәктәбенең урман массивына элеп куйдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International