ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре законсыз кабан аулау очрагын ачыклады

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Әйтик, Мишә табигать тыюлыгы территориясендә ведомство хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә кабан аулаган өчен ике граждан тоткарланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ Җинаять Кодексының «Законсыз ау» 258 статьясындагы 1 өлеше буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International