1 февральдән «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында балык тотуга тыю кертелә

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелүен хәбәр итә.

Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелә.

Тыюлык территориясендә хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары даими рейдлар оештырачак. Тыюлыкның саклау режимын үтәмәгән өчен РФ КоАП 8.39 статьясы нигезендә (Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу) җәза каралган.

Исегезгә төшерәбез: төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория булып тора. Су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясе һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру өчен саклау чаралары комплексын үткәрү юлы белән тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International